2011 елда Татарстанда 1 млн. 800 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2011 ел азагына кадәр 603,7 мең кв. метр торак тапшыру зарур

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). 2011 елның 21 октябренә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн. 800 мең кв. метр тирәсе торак файдалануга тапшырылган, еллык планның 75 проценты, узган елның күрсәткечләре белән чагыштырганда 118 процент тәшкил итә. Бу хакта торак төзелеше һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорттагы гражданнарны күчерү буенча 2011 елгы адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков алып барды.
Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, 16 муниципаль берәмлек (Әгерҗе, Аксубай, Алексеевски, Әлки, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Тукай районнары) торак тапшыру буенча еллык планны үтәгән.
  2011 ел азагына кадәр 603,7 мең кв. метр торак тапшыру зарур, шул исәптә социаль ипотека программасы буенча 155,4 мең кв. м, шәхси торак - 206,6 мең кв.м, инвестицион торак – 241,7 мең кв.м.