“Казан” аэропорты Директорлар советы рәисе итеп Илдус Фәсхетдинов сайланды

Директорлар советы “Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү һәм үстерү планын тикшерде.
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда аэропортның Директорлар советы рәисе итеп Илдус Фәсхетдинов сайланды, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

“Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ Директорлар советының яңа составы Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 25 августында чыгарылган карары нигезендә расланган.

Директорлар советы “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры А.Старостинның быелның алты аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңлады. 9 ай өчен оператив мәгълүмат та җиткерелде.

Директорлар советы “Химимпорт” холдингы тәкъдим иткән “Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү һәм үстерү планын да тикшерде һәм эшләрне башкару графигын раслады.