news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда пенсияләр 5,9 процентка индексацияләнәчәк

2022 елда эшләмәүче пенсионерлар аена 18 521, 2023 елда — 19 477, 2024 елда — 20 469 сум пенсия алачак.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков 2022 елда иминият пенсияләрен индексацияләү турында сөйләде.

Министр әйтүенчә, закон буенча эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре еллык инфляциядән югарырак индексацияләнә. Россиянең икътисади үсеш министрлыгының яңа фаразларына караганда, киләсе елда инфляция 5,8 процент булачак, дип яза РИА Новости.

«Моны исәпкә алганда. 2022 елга планлаштырылган индексация өч еллык бюджет кысаларында — 5,9 процент дәрәҗәсендә кала», — диде министр.

Шулай итеп, 2022 елда эшләмәүче пенсионерлар аена 18 521, 2023 елда — 19 477, 2024 елда — 20 469 сум пенсия алачак.

Иминият пенсияләре һәр елның 1 гыйнварында индексацияләнә. Быел индексация 6,3 процентны тәшкил итте, пенсиянең уртача күләме — 16 789 сум. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100