news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин өченче балага өстәмә түләүләрне финансларга кушты

Россиядә 517 мең гаилә пособие алачак.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өченче балага өстәмә айлык түләүләрне финанслау турында карар имзалады. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Элек хәбәр ителгәнчә, Россия Хөкүмәте өченче балага пособие түләү өчен тагын 1,73 миллиард сум бүлеп биргән.

«Өченче бала туган гаиләләргә ай саен пособие түләү өчен тагын 2,58 миллиард сум юнәлдереләчәк. Бу карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», диелгән хәбәрдә.

Өстәмә акча 36 төбәккә бүлеп биреләчәк. Финанслау күләмен яңадан билгеләү пособие алучылар саны буенча мәгълүматны яңарту белән бәйле.

Гомумән, 2020 елда бу максатка 50,16 миллиард сум юнәлдереләчәк. Нәкъ шул күләмдәге финаслар төбәкләргә социаль ярдәмгә мохтаҗ күп балалы гаиләләргә түләү мөмкинлеге бирәчәк.

Пособие балага өч яшь тулганчы ай саен түләнәчәк һәм өченче, аннан соңгы балаларга гына кагыла. Пособие күләме төбәктә билгеләнгән балалар яшәү минимумына карый һәм 2019 ел мәгълүматлары буенча ул уртача 10,4 мең сум тәшкил итә. Россия буенча бу түләүләрне 517 мең гаилә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100