Казанда көзге авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе алып сатучыларга юл куймаска мөмкин

Казанда көзге авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе алып сатучыларга юл куймаска мөмкин

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Минһаҗев). Көзге авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе базарларда соры алып сатучыларга каршы яхшы көрәшү ысулы булачак. Бу хакта бүген матбугат-конференциясендә Казанның Мәскәү базары директорының беренче урынбасары Рөстәм Латыйпов хәбәр итте.

"Ярминкәләрнең өстенлеге соры сатып алучыларның кырыйда калуында. Авыл халкының продукциясен шәһәргә тәкъдим итүче вәкил - "Татреспотребсоюз" бар," - дип билгеләп үтте Р.Латыйпов. Бу схема буенча авыл хуҗалыгы продукциясе үз бәясеннән турыдан-туры сатып алучыга эләгә. Ярминкә чорында соры сатып алучыларның бәя сәясәтен формалаштырырга мөмкинлеге булмый. Бу бигрәк тә бәрәңгегә кагыла. Бу атнада Казан базарларында бәрәңге бәясе ике тапкыр - 8 сумнан 4 сумга төште. Ә продуктның сыйфаты шул ук калды.

ТР Кулланучылар җәмгыяте берлеге рәисенең азык әзерләү һәм җәмәгатьчелек туклану идарәсе буенча урынбасары Рашат Шәймәрдәнов хәбәр итүенчә, авылда бәрәңге уртача 2,5-3 сумнан сатып алына. Кулланучылар кооперациясенең көзге ярминкәләрендә түбән бәяләр, ә Казанда яшәүчеләр аннан актив файдалана. Республика башкаласында бәрәңге күпләп 10 сентябрьдән сатыла башлады. Ун көннән артык вакытта 1500 тоннадан артык "икенче икмәк" сатылган. Рашат Шәймәрдәнов ассызыклаганча, ярминкәләр вакытында Татарстан бәрәңгесе конкуренциясе Мари Эл һәм Чуашия бәрәңгесе белән чикләнмәячәк. Кулланучы яхшы продуктны үзе сайлап алырга тиеш, дип билгеләп үтте Р.Шәймәрдәнов.