ТРда, чынлыкта булмаган җир участокларын ачыклау өчен, кадастр мәгълүматларын тоталь тикшерү алып барыла

ТР буенча Кадастр палатасының 44 район бүлеге мәгълүмат базасын тикшерергә кереште

  (Казан, 22 август, «Татар-информ»). ТР буенча Кадастр палатасы, чынлыкта булмаган җир участокларын ачыклау өчен, кадастр мәгълүматларын тоталь тикшерүгә кереште, дип хәбәр итә палата матбугат хезмәте. Элек бу эш сынау режимында республиканың 11 районында үткәрелде. Ярты елда 638 хуҗасыз участок ачыкланды.

ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозафарова сөйләвенчә, мәгълүмат базасында хуҗасыз җирләр булу кадастр мәгълүматларының дөрес түгеллегенә китерә һәм булган участокларны кадастр исәбенә куюга комачаулый. Аларның хуҗаларына, бу проблеманы хәл итү өчен, судка мөрәҗәгать итәргә туры килә, чөнки бары ул гына бәхәсле сутыйларны һәм гектарларны учеттан алу турында карар кабул итә ала.

“Барлык учетка алу-теркәү гамәлләре гариза нигезендә үткәрелә, әмма без җирле хакимият органнары вакаләтләрен кулланып, вәзгыятьне төзәтергә карар иттек. Район Башкарма комитетлары бу эшкә актив тотынды, бүген 482 иск судка бирелгән. Суд карары буенча Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Саба, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнарында  хуҗасыз булган140 участок кадастр учетыннан алынган. Хәзер ТР буенча Кадастр палатасының 44 район бүлеге мәгълүмат базасын тикшерергә кереште”, - дип белдерде Л.Мозафарова.