Илдар Халиков урып-җыюның барышы турындагы бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачып, аны уздыру чит илдән кертелгән азык-төлек продуктларына чикләү кертүгә бәйле, дип белдерде

 (Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитриий Медведев Курск шәһәрендә урып-җыюның барышы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру буенча чаралар турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачып, аны уздыру чит илдән кертелгән азык-төлек продуктларына чикләү кертүгә бәйле, дип белдерде. Шул сәбәпле, Россия Премьер-министры сүзләренчә, авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына төзәтмәләр кертү кирәк.

Урып-җыю кампаниясе барышына килгәндә, саннар начар түгел, дип белдерде Дмитрий Медведев. “Ил буенча өченче декадага 66 млн тоннадан артык бөртеклеләр суктырылган, 2013 елның шушы вакытына 53 млн тонна булган, шулай булгач, без бөртекле ашлык буенча үз ихтыяҗыбызны тулысынча тәэмин итә, запас булдыра һәм хәтта экспортны арттыра алабыз”, - дип белдерде ул.

Шулай ук яшелчә һәм бәрәңге җыю буенча күрсәткечләр дә узган елгыдан югары. Кайбер районнарда уҗым культураларын чәчү башланган. Хәзерге вакытка авыл хуҗалыгы орлык белән 80%ка тәэмин ителгән.

“Аграр секторның нәтиҗәле эшчәнлеге – Хөкүмәтнең һәм, гомумән, бөтен илнең өстенлеге ул. Россия чит илдән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенә чикләү керткәннән соң, бу тема, чынлап та, бик актуаль булды. Безнең авыл хуҗалыгының үзенең үсешен сыйфатлы итеп алга җибәрүгә уникаль мөмкинлеге бар, без нәкъ менә аграр секторга аерым ышаныч белдерәбез”, - диде Россия Премьер-министры.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, чит ил авыл хуҗалыгы продукциясенең кайбер төрләрен алыштыру буенча барлык кирәкле чараларны эшләү таләп ителә. Моның өчен, авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү максатыннан, яңа механизмнарны тизрәк җибәрү планлаштырыла, алар Россия ит һәм сөтен, яшелчә һәм җиләк-җимешен җитештерүне шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Авыл хуҗалыгы үсешенең өстенлекле юнәлешләре буларак Дмитрий Медведев орлыкчылык базасын яңартуны, бакчачылык һәм теплица яшелчәчелеген үстерүне һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне атады. “Иң мөһиме - кибет киштәләре “Россиядә эшләнгән” билгесе булган сыйфатлы продуктлар белән тулып торырга тиеш”,- диде ул.

Киңәшмәдә шулай ук РФ төбәкләре губернаторлары, министрлар чыгыш ясады.

Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте материаллары буенча ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт government.ru сайтыннан алынды).