news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» агросәнәгать паркы элеккеге режимда эшли

Агросәнәгать паркына бару өчен 2590 номерына, 8 нче номерлы максатны күрсәтеп, смс җибәрергә кирәк.

«Казан» агросәнәгать паркы элеккеге режимда эшли
Александр Эшкинин

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе шартларында халыкны азык-төлек продуктлары һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләренә мөһим бурыч йөкләнә. Шуңа күрә «Казан» агросәнәгать паркы» АҖ элеккеге режимда эшләвен дәвам итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш көннәрендә парк 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, ә ял көннәрендә — 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Дүшәмбе — гадәттәгечә, санитар көн.

Агросәнәгать паркында экологик чиста, натураль продуктлар, социаль бәяләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең киң спектры, ассортимент төрлелеге гарантияләнә. Товарлар ассортименты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Комплекс территориясендә зарарсызландыручы махсус чаралар белән дезинфекция уздырыла. Моннан тыш, Агросәнәгать паркына кергәндә сатып алучылар өчен антисептиклар белән дозатор куелган. Комплекска бары тик битлек кигән килеш кенә керү рөхсәт ителә.

Сатып алучыларга бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта торырга тәкъдим ителә. Болар барысы да килүчеләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңай булсын һәм аларны саклау өчен булдырыла.

Агросәнәгать паркына бару максаты белән өйдән чыкканда гражданнар 2590 номерына, 8 нче номерлы максатны күрсәтеп, смс җибәрергә тиеш. Теркәлү турындагы мәсьәләләрне 8 (800) 250-90-33 телефоны буенча төгәлләштерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элеккечә үк үз продукцияләрен Агросәнәгать паркында сата алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100