news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Хезмәткәрләрендә коронавирус табылган предприятиедә эш туктатылу ихтимал

Санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен контрольдә тоту өчен, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хезмәткәрләренең эшчәнлеген көчәйтү планлаштырыла.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова коронавирус чыганагы табылган Татарстан предприятиеләре эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеген искәртте. Бу хакта ул атналык брифингта сөйләде.

«Әгәр без җитди куркыныч барлыгын аңласак, туктатып тору, әлбәттә, булырга мөмкин. Предприятие җитәкчеләре моны төгәл аңларга тиеш», — дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, предприятиеләрдә авыру чыганаклары булу — бу нормаларны җитди бозу. Санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен контрольдә тоту өчен урыннарда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хезмәткәрләре эшен көчәйтү планлаштырыла.

«Без хәзер республика икътисады өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә система барлыкка китерүче зур предприятиеләр эшчәнлеген туктатырга ярамавын яхшы аңлыйбыз. Әмма бу очракта без кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге — өстенлекле, дибез», — дип йомгаклады Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100