Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч: 1 апрельдән Россиядә 4 миллион кешенең пенсиясе арта
Социаль пенсияләрнең күләме арттырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрнең күләме 8,6 процентка арта. Үзгәреш илнең 4 миллион кешесенә кагыла.
Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьевага шул хакта сөйләгән, дип яза «Прайм» агентлыгы.
Эксперт аңлатуынча, инвалид балаларга да социаль пенсия түләнә. Шулай ук кайбер гражданнар, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби травмасы булган инвалидлар да берьюлы ике түләү ала.
Григорьева мондый пенсияләрне индексацияләү 1 апрельдән даими рәвештә узуын искәртеп узды. Ул алдагы ел өчен яшәү минимумы артуны исәпкә алып башкарыла. Башта әлеге түләүләр 7,7 процентка индексацияләнер дип көтелсә дә, аннары Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча күрсәткеч 8,6 процентка кадәр арттырылды.
«Пенсия белән тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеге — РФ Конституциясе белән беркетелгән дәүләтнең өстенлекле бурычы. Мондый нәтиҗәлелек пенсия белән тәэмин итүнең барлык төрләрен даими индексацияләү белән тормышка ашырыла», — дип билгеләп үтте Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз