news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшеренү: Татарстанда галимнәр иң югары хезмәт хакы ала

Бер елда республикада уртача хезмәт хакы 5,6 процентка арткан.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 2020 елның унике аенда уртача хезмәт хакы 2019 ел белән чагыштырганда 5,6 процентка арткан һәм 39,5 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, иң югары хезмәт хакын галимнәр, икътисадчылар һәм геологлар ала.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Республикада хезмәт хакының уртача күләме буенча файдалы казылмалар табу, финанс-иминият, фәнни һәм техник һөнәри эшчәнлек кебек тармаклар әйдәп бара. Кунакханә хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы, шулай ук авыл хуҗалыгы тармакларында эш хакы уртачадан түбәнрәк», - дип искәрттеләр ведомствода.

Федераль тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан хезмәт хакы иң югары булган төбәкләр рейтингында 38нче урынны били. 2020 елда республикада «Һөнәри һәм фәнни эшчәнлек» тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы башкаларныкына караганда югарырак булган. Аларның уртача эш хакы 61 мең сум тәшкил иткән, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100