news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә шикәр һәм май җитештерүчеләргә субсидияләр кертергә мөмкиннәр

РФ Беренче вице-премьеры социаль әһәмияткә ия товарларга куллану бәяләренең үзгәрүенә мониторинг һәм оператив җавап бирү буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләргә кайбер субсидияләр кертү турында фикер алыша.

РФ Беренче вице-премьеры Андрей Белоусов социаль әһәмияткә ия товарларга куллану бәяләренең үзгәрүенә мониторинг һәм оператив җавап бирү буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Белоусов шикәргә ике айга, көнбагыш маена октябрьгә кадәр бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешүне озайту турында бизнес белән фикер алышырга кушты.

Шул ук вакытта кайбер ярдәм чаралары да тәкъдим ителә. «Шикәр җитештерүчеләргә төяп җибәрү шартларын үтәгәндә, бары тик ваклап сатуга гына федераль бюджеттан килограммына 5 сум исәбеннән алты айга кадәр субсидия бирелергә мөмкин. Завод бәяне арттырмау шарты белән», - дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Бу чараны 1 апрельдән башлап җибәрү планлаштырыла, субсидияләрнең гомуми күләме якынча 3 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100