Республика җитәкчелеге КХДР белән мөнәсәбәтләрдә яңа дәрәҗәгә чыгарга тели – ТР Президенты

Рөстәм Миңнеханов КХДР Югары халык советы рәисе белән очрашты

 (Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе КНДРның беренче юлбашчылары музеенда булды һәм КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очрашты.

КХДРның элеккеге юлбашчысы иптәш Ким Ир Сен ярата торган Кояш Кымсусан сарае төрбәгә әверелдерелгән,Татарстан делегациясе әгъзалары Ким Ир Сенны һәм аның улы, бөек гаскәри Ким Чен Ир иптәшне искә алды, экспозиция белән танышты. Татарстан Президенты экскурсия азагында мөхтәрәм кунаклар кенәгәсендә язу калдырды, аннары шундагы паркны йөреп чыкты.

«Мансудэ» съездлар сараенда Рөстәм Миңнеханов КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очрашты. Татарстан Президенты ассызыклаганча, делегация әгъзалары КХДР белән бик кызыксына. «Безнең максат – сезнең ил хакында күбрәк белергә һәм сезгә Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе турында сөйләргә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика җитәкчелеге КХДР белән мөнәсәбәтләрдә яңа дәрәҗәгә чыгарга тели. «Кичә без бик күп очрашуларда булдык, кызыклы заманча предприятиеләр белән таныштык. Кичә безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында имзаланган килешү – киләчәк планнарыбыз уңышының нигезе», - диде Р.Миңнеханов.

«Шулай ук кичә кабул итү барышында КХДР Хөкүмәте рәисе урынбасары белән очраштык, бик күп файдалы мәгълүмат алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты кыскача гына Татарстан Республикасы икътисады турында сөйләде. «Без ышанабыз, безнең икътисад, мәгариф, инновацияләр өлкәсендәге мөнәсәбәтләребезне ныгытачак һәм без киләчәктә сезнең белән эшләргә телибез», - диде ТР Президенты.

Үз чиратында, Ким Ён Нам шулай ук Татарстан делегациясе визиты КХДР белән ТР арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде. Рәис сүзләренчә, Казан КХДРда үзенең университеты белән билгеле, илдә шулай ук үткән елгы Универсиада ярышларын карап барганнар.

Шулай ук бүген Татарстан делегациясе әгъзалары күптән түгел Пхеньянда шәхсән ил башлыгы Ким Чен Ын тарафыннан ачылган «Мунсу» аквапаркында булдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.