news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 18 меңгә якын кеше җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләде

Татарстан Икътисад министрлыгы 2022 ел өчен сораштыруда катнашырга чакыра.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләргә җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренең 2021 елда башкарган эшләрен бәяләргә тәкъдим иттеләр. Сораштыруда 17,8 мең кеше катнашты. 

Респондентларның күпчелеге республикада 10 елдан артык (85 процент) яши. Сораштыруда иң күбе урта яшьтәге (71 процент) һәм яшьләр (25 процент) катнашты. Катнашучыларның 85 проценты — хатын-кызлар. 

Шулай итеп, транспорт хезмәте күрсәтүдән Апас (76%), Әтнә (74%), Саба (72%), Яңа Чишмә (73%), Теләче (71%), Саба (94%), Кайбыч (85%), Алексеевск (78%), Әлки (78%) һәм Апас (78%) районнарында яшәүчеләр аеруча канәгать.

Кайбыч һәм Нурлат районнары электр энергиясенең сыйфаты буенча югары бәя (99%) алды, газ белән тәэмин итү сыйфаты буенча — Нурлат (100%), җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча — Апас (96%).

Чаллыда су белән тәэмин итү (82%) һәм канализация (85%) оешмасыннан иң зур канәгатьлек теркәлгән. 

Татарстан Икътисад министрлыгы 2022 ел өчен сораштыруда катнашырга чакыра. Аны Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында узарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100