news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда беренче бала туган гаиләләргә 3,5 млрд сумга якын акча бирелде

Түләүләр «Демография» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда 35 меңнән күбрәк гаиләгә беренче бала туу белән бәйле түләүләр бирелгән. «Демография» илкүләм проекты буенча аларга 3 489,9 млн сум акча түләнгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук авыл җирлегендә яшәүче гаиләләр дә беренче һәм өченче бала туган өчен түләүләр алды. Бу максатларга 131,1 млн сум бүлеп бирелде. Шул ук вакытта республикада 36 меңнән артык өч яшькә кадәрге бала махсус азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителде. Моның өчен узган ел 466,8 млн сум акча бүлеп бирелде.

Балалар бакчасына йөрүче балаларга да ярдәм күрсәтелә. Бу очракта ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләү мөмкин. Узган ел аларга 911,6 млн сум компенсация түләнде.

Узган ел илкүләм проект нигезендә 7 835 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид озак вакыт дәвамында карау системасы белән тәэмин ителде. Бу максатларга 131,1 млн. сум бүлеп бирелде.

Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә гамәлгә ашырыла. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100