news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коммуналь хезмәт тарифлары арту дүрт процентка кадәр чиктә булачак

1 июльдән газга уртача тариф 3 процентка, җылылык энергиясе һәм канализация 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка арта.

Татарстанда коммуналь хезмәт тарифлары арту дүрт процентка кадәр чиктә булачак
Диана Авакян

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика өчен 4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән күрсәткечләрдән артмаячак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство рәисе Александр Груничев сөйләде.

«Халык өчен тарифлар, электр энергиясеннән тыш, төп чиктән түбәнрәк булды. Шулай итеп, республикада тарифларның үсеше — рөхсәт ителгән дәрәҗә кысаларында, аерым предприятиеләрдә тарифлар хәтта кимеде дә», — диде ул.

Әйтик, 2020 елның 1 июленнән газга уртача тариф 3 процентка артачак, җылылык энергиясе һәм канализация 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка артачак.

2020 елга кабул ителгән тарифны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләвенең тулаем үсеше 1 июльдән 4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән чиктән артмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100