news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коллекторларга торак-коммуналь хуҗалык бурычларын җыярга рөхсәт ителергә мөмкин

Профессиональ коллекторлар тарафыннан бурычларны түләтү өлкәне җайга салырга һәм гражданнарны якларга ярдәм итәчәк, дип саный Гомумроссия Халык фронтының «Заемщиклар хокуклары өчен» проекты җитәкчесе.

Коллекторларга торак-коммуналь хуҗалык бурычларын җыярга рөхсәт ителергә мөмкин
архив

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россиядә коллекторлык агентлыкларын торак-коммуналь хуҗалык буенча гражданнарның бурычлары белән эшләүгә кертү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Профессиональ коллекторларның торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләтүдә катнашуы өлкәне җайга салырга һәм гражданнарга үз хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Гомумроссия Халык фронтының «Заемщиклар хокуклары өчен» проекты җитәкчесе Евгения Лазарева.

«Коллекторларны торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләтүгә җәлеп итү бу өлкәне җайга салу һәм кешеләргә үз хокукларын яклау мөмкинлеге бирәчәк. Ә менә коммуналь түләүләр буенча бурычларны россиялеләрнең реаль булган керемнәре дәрәҗәсен күтәрү, тарифларны катгый җайга салу һәм халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү ярдәмендә хәл итәргә кирәк», — диде Евгения Лазарева.

Элегрәк коллекторларга торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны түләтергә рөхсәт итәргә ниятләүләре билгеле булды. Мондый тәртип физик затларның вакыты чыккан бурычларын кайтару эшчәнлеге турындагы закон проектында язылган. Документта шулай ук суд приставларының федераль хезмәте ике дәүләт реестры ачуы каралган. Алар — профессиональ коллекторлар һәм башка бурычларны да түләттерүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100