news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елда Россиядә ипотека ставкалары арта

Бүген алар якынча 9,2 процент тәшкил итә.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә ипотека буенча ставкалар артырга мөмкин.

«РФ Дом» торак өлкәсендә үсеш институты башлыгы Виталий Мутко «РБК»га биргән интервьюсында сөйләгәнчә, үсеш Үзәк банкның төп ставканы бер процент пунктка, 8,5 процентка кадәр арттыру сәбәпле булырга мөмкин.

«Төп ставканы арттырганнан соң, ипотека ставкалары күтәрелде. Бүген алар якынча 9,2 процент тәшкил итә. Киләсе елда ставкалар 10-10,2 процентка кадәр артырга мөмкин. Икенчел базарда, кагыйдә буларак, 0,25-0,5 процент пунктка югарырак», — дип аңлатты Мутко.


news_right_1
news_right_2
news_bot