news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 9 айда торак төзелеше 7,6 процентка арткан

2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда гомуми мәйданы 2,2 млн квадрат метр булган торак йортлар файдалануга тапшырылган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда гомуми мәйданы 2,2 млн квадрат метр булган торак йортлар файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 7,6 процентка артык, дип хәбәр итте Татарстанстат матбугат хезмәте.

Барлыгы 10,3 мең йорт, шул исәптән 26,1 мең фатир саналган йортлар һәм гомуми мәйданы 1,4 млн квадрат метр булган 10 мең шәхси торак йорт төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100