news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Төзелеш министрлыгының матбугат секретаре үз вазифасыннан китте

Гөлназ Миңнеханова ведомствода алты елдан артык эшләде.

Татарстан Төзелеш министрлыгының матбугат секретаре үз вазифасыннан китте

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат секретаре Гөлназ Миңнеханова үз вазифасыннан китте.

«Миңа сентябрь башында икенче эш урыны тәкъдим иттеләр, карарны озак кабул иттем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлназ Миңнеханова китүе турында Instagram социаль челтәрендә: «Төзелеш, архитектура һәм проектлаштыру, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан җиңеллек һәм әлеге өлкә кешеләренә зур ихтирам белән китәм», дип язган.

Ведомствоның яңа матбугат секретаре итеп моңарчы Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә шундый ук вазифаны биләгән Розалия Зәйнуллина билгеләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100