Татарстандагы 450 дән артык предприятие бүген сыйфат менеджментының сертификатлаштырылган системасына ия

Республикада җитештерелә торган продукциянең 74 проценты алар өлешенә туры килә

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Татарстанда Сыйфат көннәре кысаларында оештырылган халыкара фәнни-гамәли конференция сыйфат һәм техник көйләү, техник көйләүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышуга багышланган иде. Оештыручыларның берсе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, анда катнашучы Чувашия, Ярославль, Түбән Новгород, Самара вәкилләренә бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе презентацияләнгән.
Татарстанда сыйфат һәм шәхси-дәүләт партнерлыгына нигезләнгән техник җайга салу буенча системалы эшнең нигезләре 2000 еллар башында салынган иде. Ул вакытта республикада илдә беренчеләрдән булып “ТР да продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү” дигән максатчан программа кабул ителде.
Бүген Татарстан ИСО 9000 халыкара стандартына нигезләнгән сыйфат менеджментының сертификатлаштырылган системалары булган предприятиеләр саны буенча ил төбәкләренең беренче бишлегенә керә. Ә бу төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен билгеләүдә хәлиткеч факторларның берсе булып санала. Татарстандагы 450 дән артык предприятие бүген сыйфат менеджментының сертификатлаштырылган системасына ия. Республикада җитештерелә торган продукциянең 74 проценты алар өлешенә туры килә.
Кадрларны әзерләү һәм яңадан укыту кысаларында ел саен республикада 1000 артык белгеч сыйфат менеджменты, стандартлаштыру, техник җайга салуның төрле аспектлары буенча курслар узган. ТР Хөкүмәте дәүләт заказы системасы ярдәмендә белегечләр әзерләү, яңадан укытуга ярдәм итә.
Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең конкурентлыкка сәләтен күтәрүдә ИСО/ТУ 16949 халыкара стандартларына нигезләнгән сыйфат менеджментын кулланылышка кертү мөһим элементларның берсе санала. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан, 2011-2012 елларда республиканың кайбер предприятиеләрендә шушы стандартны кулланылышка кертү бара.
Сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясенә конкурс республикада сыйфат өлкәсендә эшчәнлекнең мөһим өлеше булып санала. Аны 7 ел дәвамында уздыру конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр санының арта баруын раслады.