news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Татарстан сәнәгатенең предприятиеләрне цифрлы үстерү өчен потенциалы зур

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, «Татнефть» һәм «ТАИФ», шулай ук «КАМАЗ» кебек предприятиеләр Татарстанда җитештерүне цифрлаштыру мәсьәләләрендә алга киткән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда предприятиеләрнең цифрлы үсеше өчен зур потенциал бар. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча Татарстан Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.

«Билгеле бер казанышларга ия булган сәнәгатьнең, тулаем алганда, предприятиеләрне цифрлы үстерү өчен тагын да зуррак потенциалы бар. Безгә хәрәкәт итәрлек урын бар. Һәм бу юнәлештә актив һәм планлы эш көтелә», — диде Песошин.

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, тармак үзенчәлекләрен исәпкә алып, республикада предприятиеләрнең цифрлы трансформациясен нәтиҗәле тәэмин итү өчен төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә комплекслы һәм эзлекле чаралар күрергә кирәк.

Шул ук вакытта ул сәнәгать тармакларының цифрлы трансформациясе «предприятиеләрнең үзләренең һәм хезмәткәрләрнең тиешле компетенцияләренең цифрлы өлгереше» югары дәрәҗәдә булмаса мөмкин түгел, диде ул.

«Без аңлыйбыз, оптималь булмаган процессларны „цифрага“ күчерү безнең өчен көтелгән нәтиҗәне беркайчан да бирмәячәк. Биредә икътисадның яңа цифрлы моделен үстерү өчен уңай шартлар тудырып, идарә һәм җитештерү практикаларын аңлы рәвештә үзгәртергә кирәк», — дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин сүзләренчә, «Татнефть» һәм «ТАИФ», шулай ук «КАМАЗ» кебек предприятиеләр Татарстанда җитештерүне цифрлаштыру мәсьәләләрендә алга киткән. Бу предприятиеләр цифрлы киңлекне системалы рәвештә һәм нәтиҗәле үзләштерә, дип ачыклык кертте Татарстан Премьер-министры.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100