news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда минималь хезмәт хакы арту хисабына, өч миллион кешенең хезмәт хакы күтәрелә

Күрсәткечләр кулланучылар кәрзиненнән түгел, ә керемнең медиана күрсәткеченнән чыгып исәпләнә.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда минималь хезмәт хакы күләме арту исәбенә өч миллионга якын россияленең хезмәт хакы күтәреләчәк.

«Киләсе елдан минималь хезмәт хакын 13 600 сумнан арттыру планлаштырыла. Бу карар исәбенә өч миллионга якын кешенең хезмәт хакы артачак», — дип Россия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләрен китерә ТАСС.

2020 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләмен исәпләүнең яңа ысулы турындагы законны имзалады. Әлеге документ нигезендә, күрсәткечләр кулланучылар кәрзиненнән түгел, ә медиана керемнән чыгып исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100