news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә

Мәктәпкәчә учреждениеләрне төзү «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә алып барыла.

Татарстанда өч балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә
архив/Ирина Апачаева

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өч балалар бакчасының ничек төзелүен тикшерде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре инде югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инспекторлар кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. Подрядчылар барысын да якын арада төзәтергә сүз бирде. Барлык кисәтүләрне төзәткәннән соң, балалар бакчалары проект документларына туры килү турында бәяләмә алачак.

Казанда урнашкан ике балалар бакчасын төзүчеләр якын арада файдалануга тапшырырга планлаштыра. Аларның һәркайсы 220 балага исәпләнгән. Һәр учреждениенең гомуми мәйданы - 3,8 мең квадрат метр. Биналар бер типик проект буенча төзелгән, әмма аларның һәркайсы өчен үзенчәлекле дизайн эшләнгән.

Тагын бер балалар бакчасы Саба районында төзелә. Мәктәпкәчә учреждение 50 урынга исәпләнгән. Бина уен бүлмәләре белән төркем ячейкалары, йокы бүлмәләре, буфет белән җиһазландырылган. Урамда уен мәйданчыгы һәм өсте ябулы корылма бар. Объектның гомуми мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә эшләр тәмамланган инде, йомгаклау тикшерүе билгеләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100