"Түбән Кама Нефтехим" "ТАИФ"ка Түбән Кама нефть эшкәртү заводындагы өлешен сата

"Түбән Кама Нефтехим" "ТАИФ"ка Түбән Кама нефть эшкәртү заводындагы өлешен сата
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең чираттан тыш акционерлар җыелышы компания тарафыннан "ТАИФ-НК" ЯАҖ файдасына Түбән Кама нефть эшкәртү заводы составындагы дистиллятларны гидрочистарту комплексына милек хокукында үз өлешен сату турындагы килешүне раслады. "Түбән Кама Нефтехим"ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, килешүнең бәясе 3,37 миллиард сум тәшкил итә (НДСсыз). Бу карар өчен 63,8 процент тавыш бирү хокукы булган акция хуҗалары риза булган. Искә төшереп үтәбез, уртача дистиллятларны гидрочистарту комплексының икенче өлешенең хуҗасы "Татнефть" ААҖ дә "ТАИФ"ка үз өлешен сату турында хәбәр иткән.