Татарстанда җиденче ай рәттән ипотеканы теркәү күрсәткечләре төшүе күзәтелә

Шул ук вакытта 2015 елда социаль ипотека темплары элеккечә кала

 (Казан, 20 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе агымдагы елның 7 аенда теркәү гамәлләре саны үсеше күзәтелүен билгеләп үтә: күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле килешүләргә 464 мең 486 хокук теркәлгән, бу 2014 елгы күрсәткечләрдән югары (463 мең 939). Шулай ук яшәү өчен булмаган биналар секторында бераз үсеш (6,4 процент) күзәтелә.

Шул ук вакытта 2015 елда социаль ипотека темплары элеккечә кала (2015 елда - 4456, 2014 елда - 4466).

Ә ипотеканың үзенә килгәндә, җиденче ай рәттән ипотеканы теркәү күрсәткечләре төшүе күзәтелә. 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, ипотека шактый сизелерлек - 25,5 процентка төшкән (2015 елда 40 мең 676, 2014 елда – 54 мең 606). Республиканың Әлки, Әтнә, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Яңа Чишмә кебек зур булмаган районнарында да күрсәткечләр шактый түбән тәгәрәгән, ә Кайбыч һәм Теләче районнарында ипотека күрсәткечләре бөтенләй нульгә тиң, дип белдерәләр РФ Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән.