news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән

АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 59 849 сум тора.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-95 маркалы бензинның бәясе 2020 елгы тарихи рекордны яңартты. АИ-92 маркалы бензинның бәясе өченче көн рәттән рекорд куя.

РИА Новости биржа мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүген сату-алулар нәтиҗәсенә караганда, Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 59 849 сум тәшкил иткән. Аның бәясе бер тәүлектә 0,59 процентка арткан.

Шулай итеп, бензинның бу маркасының бәясе буенча рекорд куелган. 2020 елның июлендә АИ-95 маркалы бензинның тоннасы өчен 59 784 сум түләргә кирәк булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100