news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 80 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән

Узган ел республика үзмәшгуль кешеләргә 140 млн сумга якын салымны кире кайтарган.

Татарстанда 80 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда үзмәшгуль кешеләр саны 80 меңгә кадәр артты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

«2020 ел башына Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы 60 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән иде, бүген шундый 80 мең кеше эшли», — диде Марат Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, узган елда эшчәнлек алып барган үзмәшгульлекләргә пандемия шартларында бизнеска ярдәмнең кризиска каршы чаралары кысаларында үзләре түләгән салымнарны тулы күләмдә кире кайтарганнар. Барлыгы 139,9 млн сум кире кайтарылган.

Моннан тыш, быел барлык гамәлдәге үзмәшгульләргә 12 130 сум салым капиталы бирелгән. Алар бу акчаны 2020 елда түләүгә тота алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot