news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин КАМАЗ үсешенә өстәмә субсидия бирергә йөкләде

КАМАЗ бүлеп бирелгән акчага мотор, мост һәм тәгәрмәч редукторлары чыгаруны, йөк машиналары өчен кабиналарны локальләштерү дәрәҗәсен арттырырга планлаштыра.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин КАМАЗ заводына модель рәтен үстерүгә өстәмә акча бүлеп бирүне йөкләде. Субсидияне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Финанс министрлыгы бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Хөкүмәт рәисенең Чаллыга сәфәре нәтиҗәсе булды.

«КАМАЗ үсеше буенча планнарны гамәлгә ашыруга өстәмә финанслауны алдан карарга кирәк, дип билгеләп үтелә текстта. — Моның өчен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Финанслар министрлыгына 10 сентябрьгә кадәр предприятиегә модельләр рәтен үстерү проектын финанслауга субсидияләр бирү, шулай ук бюджетның чираттагы проектын әзерләгәндә өстәмә акча планлаштыру йөкләнде».

Мишустин белән киңәшмәдә КАМАЗ җитәкчесе Сергей Когогин сөйләгәнчә, КАМАЗ бүлеп бирелгән акчага мотор, мост һәм тәгәрмәч редукторлары чыгаруны, йөк машиналары өчен кабиналарны локальләштерү дәрәҗәсен арттырырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100