Миңнеханов: “Татнефть” капитал үсеше буенча дөнья күләмендә беренче унлыкта

2018 елда компания җитештерү үсешен 98 млрд сумга инвестицияләгән, бу алдагы елдан 9,5 процентка артыграк.
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Бизнес диверсификациясе, өстәмә югары бәя белән продукция чыгару буенча җитештерүне үстерү аркасында, “Татнефть” нефть-газ тармагы буенча иң югары үсеш күрсәткечләре булган дөньякүләм компанияләрнең беренче унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстан Президенты компания акционерларының еллык җыелышында әйтте.“Фонд базары “Татнефть”нең 2018 елда ирешкән нәтиҗәләренә объектив бәя бирә. Компаниянең капитализациясе бер елда 53,5 процентка үскән һәм 24 млрд доллардан арткан. Бүген “Татнефть” акционерлык бәясе үсеше буенча дөньякүләм нефть-газ индустриясе лидерларының беренче унлыгында”, - диде Рөстәм Миңнеханов.Ул 2018 елда компаниянең җитештерүне үстерүне 98 млрд сумга инвестицияләвен әйтте. Бу алдагы ел күрсәткеченнән 9,5 процентка югары.Бүген Әлмәттә акционерларның гомуми еллык җыелышы узды. Анда 100 процент чиста керемне дивидендлар түләү өчен тоту турында карар кабул ителде. 2018 ел йомгаклары буенча, гадәти акцияләр өчен 197,5 млрд, привилегияле акцияләргә 84,91 млрд сум алынган.2018 ел дәвамында компания төрле дәрәҗәдәге бюджетка 486 млрд сум түләүләр һәм салым түләгән. Бу алдагы елның шушы вакыты өчен 166,1 млрд сумга күбрәк.