news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Быелга каралган Казан шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертелде
Шәһәр Думасының 51 нче сессиясе Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә һәм 41 депутат катнашында узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, 41 депутат катнашында барган Казан шәһәре Думасының 51 нче сессиясендә быелга кабул ителгән шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде.
Шул хакта аңлатма бирү өчен чыккан шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов сүзләренчә, көндәшлекне саклау турындагы федераль законга ярашлы итеп, бюджет акчаларын төп бүлүчеләр тарафыннан юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм физик затларга – товар (моңа хезмәт күрсәтү дә керә) җитештерүчеләргә субсидияләр күләме һәм субсидияләр алучылар тәгаен алар китергән документлар буенча субсидияләр бирү кагыйдәләре турындагы Казан шәһәре Башкарма комитеты хокукый актларында каралганча билгеләнә. Шулай ук Казан территориясендә барлыкка килә торган каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру чыгымнары 105,6 млн. сумга арта һәм ул “Торак-коммуналь хуҗалык” ҖЧҖ сметасында шушы максатка каралган средстволар хисабына эшләнә. Бик үк ашыгыч булмаган, ягъни беренче чиратта тормаган чыгымнарга каралган акча хисабыннан бюджет өлкәсе объектларында энергияне янга калдыра торган чаралар комплексына 19,2 млн. сум, суд исклары буенча бурычларны капларга 34 млн. сум, шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетына, хезмәт хакы түләү өчен, элек расланган бюджетта исәпкә алынмаган 17,2 млн. сум акчаны күчерергә, тагын, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе кредит ала алсын өчен, Европа реконструкция һәм үсеш банкы таләпләрен үтәү йөзеннән, муниципаль эчке алыш-биреш һәм муниципаль гарантияләр бирү программаларына да үзгәрешләр кертергә.
Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссиясе, контроль-хисап палатасы хулавына таянып, шәһәр Думасы депутатлары исә моның белән килеште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot