Казанда соңгы бер атнада барлык төр автомобиль ягулыгы бәяләре төште

Татарстан башкаласында А-76 һәм АИ-95 ле бензиннарның уртача бәясе 0,1 процентка, АИ-93,92 маркалысыныкы- 0,3, дизель ягулыгыныкы-2,2 процентка очсызланды
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). 12 майдан 18 енә кадәрге чорда Казан, Киров, Ижевски, Оренбург һәм Пермь шәһәрләрендә барлык төр автомобиль ягулыгы бәяләре төшү күзәтелә. Татарстан башкаласында А-76 һәм АИ-95 ле бензиннарның уртача бәясе 0,1 процентка, АИ-93,92 маркалысыныкы- 0,3, дизель ягулыгыныкы-2,2 процентка төшкән. Шул сәбәпле, инде болай да озак вакыт дәвамында А-76 лы бензиннан тыш иң арзанлы ягулык сатылган Казан шәһәре, Идел буе федераль округындагы бу позициясен тагын да ныгытты. Татарстан мәркәзендә АИ-93,92 ле бензинның бер литры уртача 14 сум 56 тиен, АИ-95 ле бензинныкы -18 сум 16 тиен, дизель ягулыгыныкы 15 сум 27 тиен тора. Самара А-76 лы бензинга иң түбән бәя куелган шәһәр булып калуын дәвам итә. Биредә аның бер литры атна эчендә 1 тиенгә очсызланып, 13 сум 76 тиеннән сатыла.

Бәясе төшүгә дә карамастан, иң кыйммәтле А-76 бензины һаман да Ижевскида. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, аның биредә бер литры уртача 15 сум 75 тиен тора (моңа кадәр 15 сум 96 тиен иде). Литры 18 сум 21 тиен торган кыйммәтле АИ-93,92 ле бензин инде икенче атна рәттән Уфа каласында. Иң кыйммәтле АИ-95 ле бензин (20 сум 73 тиен) –Түбән Новгородта, бер литры 19 сумлык дизель ягулыгы –Саранскида.