Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Министрлар Кабинеты минималь куллану бюджетын 17 639 сум итте
Минималь куллану бюджеты кеше ихтыяҗларын тәэмин итә торган товарлар кергән минималь куллану кәрзине турындагы мәгълүматлардан чыгып исәпләнә.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Хөкүмәте 2021 елның I кварталында минималь куллану бюджетын раслады. Бу күрсәткеч 17 639 сум тәшкил итте.
Бу карарны бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Минималь куллану бюджеты кеше ихтыяҗларын тәэмин итә торган товарлар кергән минималь куллану кәрзине турындагы мәгълүматлардан чыгып исәпләнә. Монда яшәү өчен кирәкле ризык, гади кием һәм аяк киеме, санитария һәм гигиена чаралары, шулай ук яшәү өчен кайбер мөһим хезмәтләр исәпкә алына.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз