news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татпотребсоюзга маркетплейсларда сатуны башларга ярдәм итәргә кушты

Президент фикеренчә, Татпотребсоюзның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү һәм сату өчен потенциалы зур.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләренә илнең зур электрон мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясе сатуны җайга салырга ярдәм итәргә кушты. Республика җитәкчесе бу йөкләмәне эшмәкәрләр белән очрашу вакытында әйтте.

«Бүген маркетплейслар — яңа шанс. Әмма аларга чыгу өчен стандартларга туры килергә кирәк. Безгә кулланучы җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты үзенең дә кайчандыр потребкооперация системасында эшләвен әйтте. Аның сүзләренчә, Татпотребсоюзның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү һәм сату өчен потенциалы зур.

«Әйдәгез эшлик, бу дөрес идея», — диде республика Президенты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге мәсьәләне үз контроленә алачагын әйтте. «Казанда Татпотребсоюзның ике базасы бар, без бу мәсьәләне эшләячәкбез, моның өчен нәрсә кирәген өйрәнәчәкбез», — диде ул.

2021 ел йомгаклары буенча Татпотребсоюз авыл халкы продукциясен 9,8 млрд сумга әзерләгән, бу узган елга карата 11 процентка арткан. Тулаем алганда, авылдагы бер хуҗалыктан сатып алу 35 мең сумнан күбрәк булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100