Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Лизинг-грант” программасы конкурсына гаризалар кабул ителә
Эшмәкәрләр автобус, төрле җиһазлар сатып алганнар
(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, “Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады.
Үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән җиһазлар өчен түләү лизинг килешүе буенча, 1-5 елга субсидияләү шарты белән, бирелә. Узган ел дәүләтнең бу ярдәменнән Апас районыннан шәхси эшмәкәр Рамил Нәҗмиев, Эльмира Сафиуллина һәм ООО “Апас” АТПсы җиңүче булып табылды. Алар алган җиһазлар 2 млн. 456 меңне тәшкил итә. Шул сумманың 1 млн. 100 меңе шәхси эшмәкәрләрнең үзләренә дәүләт тарафыннан ярдәм булып санала.Эшмәкәрләр “Лизинг-грант” программасы нигезендә пассажирлар ташу өчен автобус, мебель җитештерүдә куллану өчен җиһазлар алды, дип яза “Йолдыз” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз