Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Финанс министрлыгы шәхси йорт алу өчен 6 процентлы «Гаилә ипотекасы» тәкъдим итә
Сүз торак йортлар төзү өчен җир кишәрлеге сатып алуга яки инде булган кишәрлектә шәхси йорт төзү өчен бирелә торган ипотека кредитлары турында бара.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). РФ Финанслар министрлыгы шәхси йортлар төзүне еллык 6 процентлы «Гаилә ипотекасы» ташламалы программасына кертергә тәкъдим итте.
Ведомство матбугат хезмәте тиешле проектка сылтама белән хәбәр итүенчә, «Еллык 6 процентлы гаилә ипотекасы» программасына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Сүз торак йортлар төзү өчен җир кишәрлеге сатып алуга яки инде булган кишәрлектә шәхси йорт төзү өчен бирелә торган ипотека кредитлары турында бара.
«Без программаны киңәйтү балалар саны күп булган гаиләләргә үзләренең торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», — диде финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
«Еллык 6 процентлы гаилә ипотекасы» программасы гамәлдә булган вакытта 344,3 млрд сумлык 129,4 мең кредит бирелгән. Шулардан 214,9 млрд сумга 78,8 мең кредитны узган ел алганнар. Федераль бюджеттан барлыгы 6,3 млрд сум субсидия бирелгән, шул исәптән 2020 елда — 4,9 млрд сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз