Татарстанда дәүләт программаларын гамәлгә кую вакыты чиге бюджет турындагы законга туры китереп күчерелгән

Шул хактагы ТР Законын Рөстәм Миңнеханов имзалады

  (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 55 нче маддәсе 2 нче пунктының 3 нче абзацсын гамәлдән туктату турында”гы ТР Законын имзалады.

Закон гамәлдәге бюджет турындагы законга ярашлы итеп  дәүләт программаларын үткәр үвакыты чиген 2014 елның 1 мартыннан 2014 елның 1 маена күчерүне күздә тота. Шундый ук хокукый чаралар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән.

Закон тексты массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә дөнья күрәчәк, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.