Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин хәрбиләрнең пенсиясенә дә индексация ясарга тәкъдим итте
Дәүләт башлыгы 1 гыйнвардан пенсия түләүләрен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турындагы закон проектын Дәүләт Думасының беренче укылышта хуплавын әйтте.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда пенсиядәге гади гражданнарның гына түгел, ә пенсиягә чыккан хәрбиләрнең һәм хокук саклаучыларның да пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләү мөһим. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы әгъзалары белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Дәүләт башлыгы 1 гыйнвардан пенсия түләүләрен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турындагы закон проектын Дәүләт Думасының беренче укылышта хуплавын әйтте.
«Мондый адымны хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга карата да куллану мөһим дип саныйм. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Генераль прокуратура, Тикшерү комитеты һәм башка структураларның хезмәткәрләрен күз алдында тотам», — диде Путин.
Россия лидеры илебездә андый пенсионерларның 2 миллион 600 мең кеше булуы әйтте.
Президент алдарак хәрби пенсияләрне 2022 елның 1 октябренә 4 процентка индексацияләргә планлаштырганнарын искә төшерде. Ләкин аның фикеренчә, бу шактый озак вакыт.
Өстәвенә, ахыр чиктә мондый түләүләр барыбер инфляция дәрәҗәсеннән түбән булып чыгачак. Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен әлеге карарны якын арада гамәлгә ашырырга һәм, отставкадагы хәрбиләр һәм башка көч структуралары пенсионерлары якындагы түләүләр белән бергә ала алсын өчен, гыйнварда түләнгән пенсияләрне яңадан исәпләүне сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз