news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кудрин Татарстанны Идел буе регионнарының агломерацияләр үзәге итү тәкъдимен әйтте

Россиягә дөнья тәртибенә Мәскәү белән тигез йогынты ясарга сәләтле берничә эре региональ агломерация кирәк. Татарстан шуларның берсенең үзәге була ала.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиягә дөнья тәртибенә Мәскәү белән тигез йогынты ясарга сәләтле берничә эре региональ агломерация кирәк. Татарстан шуларның берсенең үзәге була ала. Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисади үсеше проблемалары һәм перспективалары» дип аталган стратегик сессиядә шундый фикер белдерде.

«Үзенең эффективлыгына, энергиялелегенә, максатчанлыгына карамастан, Татарстанның үзенең генә көче җитеп бетми. Безнең бәяләүләр буенча, андый үзәк үзенә 8, 9 яки 12 миллион кешене берләштергән регион була ала. Бу инде тиешенчә тормыш сыйфатына ия халыкара дәрәҗәдәге үзәк була ала», — диде Кудрин.

Зур шәһәрләрнең су юлында уңайлы урнашуы Идел буенда уртак сәүдә базарын гына булдырып калмый, ресурс үзәкләрен дә барлыкка китерә.

«Әлеге агломерация эчендә сез иң көчле үзәк. Сез тарту көченә ия булачаксыз. Сез бу хакта уйлагыз. Мәскәү Россиядә дөнья дәрәҗәсенә тәңгәл килерлек бердәнбер үзәк. 5 миллион халкы булган Санкт-Петербургның да көче җитеп бетми. Санкт-Петербургны бик яратсам да, ул энергияле, ыргылышлы регион булу өчен көчсезрәк», — диде Кудрин.

Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург киләчәктә якынаюга таба барачак, шул ук вакытта Россиядә зур агломерацияләр Екатеринбург, Казан, Краснодар, Дондагы Ростов тирәли барлыкка киләчәк.

Кудрин кластерлы үсеш идеяләренең әле СССР заманында ук кулланылуын искә төшерде. Ул вакытта Татарстан һәм Башкортстан нефть химиясе һәм машина төзелешендә бер җитештерү чылбыры белән бәйләнгән булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100