news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста маркетплейста эшләү буенча укулар оештырдылар

Белгечләр интернет аша сәүдә итүнең нечкәлекләрен, банк ресурсларыннан файдаланып, эшмәкәрлек эшчәнлеген җәелдерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Апаста маркетплейста эшләү буенча укулар оештырдылар
http://apastovo.ru/

(Апас, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Ак Барс Банк Татарстанның электрон сәүдә үзәге белән берлектә район эшмәкәрләре өчен тематик бизнес-очрашу үткәрде.

«Бизнес очрашу эшмәкәрләрне электрон сәүдә базарының мөмкинлекләре белән таныштыруга багышланды. Бу уңайдан кече һәм урта бизнес вәкилләренә маркетплейс турында гомуми аңлатма бирү, республиканың икътисад үсеше өчен Е-коммерс өлкәсенең уңышлы булуын җиткерү, эшмәкәрлектә маркетплейс мәйданчыгыннан файдалану үзенчәлекләре белән таныштыру — төп бурыч иде», — диде Ак Барс Банк идарәсе вәкиле Эдуард Абдрахманов.

«Эшмәкәрләргә үз товарларын күпләп һәм тиз арада сатырга өйрәтү буенча әлеге очрашу бик отышлы булыр дип ышанам. Бүгенге пандемия шартларында да электрон сәүдә төрләре уңышлы гына эшләп килә, яңадан-яңа мәйданчыклар пәйда була. Район эшмәкәрләре дә бу юнәлешне төгәлрәк өйрәнеп, булган мөмкинлекләрдән киңрәк файдалансалар, бик яхшы булыр иде», — диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Сөйләшү, фикер алышу мул сыйлы табын артында узды. Экспертлар интернет аша сәүдә итүнең нечкәлекләрен, банк ресурсларыннан файдаланып, эшмәкәрлек эшчәнлеген җәелдерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Электрон сәүдә үзәге үсеш департаменты җитәкчесе Анна Гурьянова, электрон сәүдә үзәге менеджеры Айдар Идрисов маркетплейска чыгу алымнары, электрон сәүдә үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырды.

Эшлекле активлык районның социаль-икътисади үсешендә, халыкның тормыш рәвешен яхшыртуда зур урын алып тора. Финанс оешмалары эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча күптөрле дәүләт программалары тәкъдим итә. Ак Барс Банкның кече бизнес үсеше дирекциясе директоры Ольга Туманова презентацияләр ярдәмендә бу хакта да сөйләде.

Бизнес-очрашу эчкерсез сөйләшү рәвешендә барды. Район эшмәкәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм җаваплар алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100