news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 100 фатир сатып алынган

Әлеге эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча алып барыла.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 100 фатир сатып алынган (ел ахырына кадәр тагын 252 фатир сатып алу каралган). Эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча алып барыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Моннан тыш, «Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары ярдәмендә шәһәрдә сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, ә Мөслим һәм Саба районнарында ике мәктәптә спорт заллары төзекләндерелде.

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект нигезендә 2021 елда Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләүне, ә Питрәч районының Кощаково авылында чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. Шулай ук проект буенча Казанның «Лето» торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре үткәрелде.

«Куркынычсыз юллар» илкүләм проекты ярдәмендә тугыз ай эчендә Татарстанда планлаштырылган 217 км автомобиль юлының 165 км ы төзекләндерелде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100