news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Сердюков Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды

Кунаклар «Авиация техникасы эшләнмәләрен җыю» компетенциясе нигезендә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча төбәк чемпионаты мәйданчыкларын (укыту-җитештерү полигоны) карады.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» Дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларның П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында «Ворлдкиллс» хәрәкәте тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Сердюков «Авиация техникасы эшләнмәләрен җыю» компетенциясе нигезендә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча төбәк чемпионаты мәйданчыкларын (укыту-җитештерү полигоны) карады.

Кунакларга укыту-җитештерү полигонының эше турында сөйләделәр – биредә эретеп ябыштыру технологияләре, сәнәгый автоматика, диагностика һәм техник үлчәнешләр, авиация двигательләре конструкциясе кебек участоклар урнашкан.

Анатолий Сердюковка шулай ук «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү», «Табаклы металл эшкәртү» компетенцияләре буенча мәйданчыклар эшен күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100