Хәзер бәрәңгенең килосы уртача 10 сум тора

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның сәүдә нокталарында төп туклану продуктларына бәяләр төшүгә китерде

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның сәүдә нокталарында төп туклану продуктларына бәяләр төшүгә китерде. Бу, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләрендә ачык чагыла.
Бәрәңге, мәсәлән, тагын 4,3 процентка, суган – 3,5 процентка, кишер – 3,3 процентка арзанайды. Бәрәңгенең килосын хәзер уртача 10 сумнан, суганны - 13 сум 76 тиеннән, кишерне – 15 сум 94 тиеннән сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, 2,5-3,2 процентлы майлылыктагы пастеризацияләнгән сөт һәм бодай оны, карабодай һәм тары ярмалары да арзанайды. Бодай онының килосы уртача 17 сум 82 тиен, карабодай ярмасы – 57 сум 11 тиен, тары ярмасы – 35 сум 9 тиен тора.
Майлы эремчек, каты сырлар, йомырка, киресенчә, бераз кыйммәтләнгән. Бу төр продуктларда бәяләр үзгәреше 0,7-1,2 процент тирәсе. Йомырканың дистәсе хәзер уртача 35 сумнан тәкъдим ителә.
Татарстанстат хәбәр итүенчә, Идел бу федераль округына кергән төбәкләр арасында Татарстанда атланмай, каймак, сырларга, сыер ите, көнбагыш мае, стерильләштерелгән сөт, арыш һәм бодай оннары кушып пешерелгән ипи, бәрәңге һәм суганга түбән бәяләр саклана.