news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда HalalGuideMall хәләл сәүдә үзәге төзеләчәк

HalalGuideMall Оренбург тракты һәм Халев урамы чатында урнашачак.

Казанда HalalGuideMall хәләл сәүдә үзәге төзеләчәк

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда HalalGuideMall күп функцияле хәләл үзәге төзергә ниятлиләр. Проект 19 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика Инвестиция советы утырышында хупланган. ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Бу мөселман кыйммәтләрен танытучы Россиядәге тәүге сәүдә үзәге булачак. Башка инвестиция проектларын гамәлгә ашыргандагы кебек үк, аның кыйммәте яңа эш урыннары булдыруга кайтып кала. Бу очракта йөздән артык эш урыны булдырылачак», - диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

HalalGuideMall - HALAL COINS ярдәмендә әйбер сатып алырга мөмкинлек бирә торган уникаль инновацион проект. Проект ике онлайн-платформа (сатып алучылар өчен – HalalShop һәм резидентлар өчен – HalalGuideMall) булдыруны күздә тота, шуның ярдәмендә алар сатып алучыларга үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Проектка кертеләчәк инвестицияләрнең гомуми күләме 270 миллион сум тәшкил итә. HalalGuideMall җирле товар җитештерүчеләр һәм фермерларның чималын куллану, шулай ук Идел буенда MADE IN TATARSTAN брендына караган әзер продукцияне сату хисабына икътисадның реаль секторы үсешенә ярдәм итәчәк.

HalalGuideMall Оренбург тракты һәм Халев урамы чатында урнашачак. Ул хәләл азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның әйдәп баручы брендларын берләштерер дип көтелә. Кичләрен биредә гаилә белән ял итәргә мөмкин булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100