Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда район эшмәкәрләренә ярдәм чаралары буенча консультация бирәләр
«Минем бизнес» үзәге вәкилләре республиканың 32 районында үзмәшгульләргә һәм эшмәкәрләргә консультация бирәчәк.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан районнары эшмәкәрләренә «Минем бизнес» республика үзәге вәкилләреннән консультация ала. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Белгечләр эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирә. Мөрәҗәгать итүчеләр үз бизнесларын ачу, ташламалы микрозайм алу һәм Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен нинди ярдәм чаралары кирәк булачагын белә алачак», — диделәр ведомствода.
Үзәкнең төбәк вәкилләре Татарстанның 32 районында эшли. Консультация сорап үзмәшгульләр дә, эшмәкәрләр дә мөрәҗәгать итә ала. Моны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында «Кризиска каршы чаралар» бүлегендә күрсәтелгән төбәк вәкиленең элемтә мәгълүматлары буенча эшләргә мөмкин.
Татарстанда «Фасттрек» порталы эшләнде. Анда шулай ук бизнеска ярдәм чаралары турында белергә мөмкин. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, «Шәхси кабинетта» гариза бирергә һәм аның үтәлешен читтән торып күзәтергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз