news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан

Теркәлгән эшсезләр саны 5,9 процентка арткан һәм 13 мең 882 кеше тәшкил иткән.

Бер атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Узган атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Карантин белән бәйле рәвештә 25 843 кеше читтән торып эшләде, бу узган атнага караганда 44 процентка күбрәк», - диде министр.

Моннан тыш, тулы булмаган эш көне яки тулы булмаган эш атнасы графигында эшләүчеләр саны 17 процент чамасы, эш бирүче гаебе белән эшсез утыручы кешеләр 19 процентка кимегән.

Шул ук вакытта теркәлгән эшсезләр саны 5,9 процентка арткан һәм 13 882 кешегә җиткән. «Работа в России» порталы мәгълүматлары буенча, апрель-июньдә 2 457 хезмәткәр эштән азат ителүе фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot