news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидия биреләчәк

Субсидия район коэффициентына, эшкә урнаштырылган кешеләр саны һәм иминият взнослары суммасына арттырылган хезмәткә түләүнең өч минималь күләменә тиң булачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидияләр рәвешендәге дәүләт ярдәме бирергә мөмкинлек бирә торган карарны имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«2022 елда яшьләрне эшкә алган компанияләр һәм оешмалар наймны субсидияләү программасы кысаларында дәүләт ярдәменә өметләнә ала», — диелә хәбәрдә.

Биредә 30 яшькә кадәрге аерым категория гражданнарны эшкә урнаштыру хакында сүз бара. Алар — көллият һәм югары уку йортларын тәмамлаган, эш тәҗрибәсе булмаган яшьләр, урта һөнәри яки югары белеме булмаган егетләр һәм кызлар, инвалидлар, ятим балалар, балигъ булмаган балаларның ата-аналары.

«Субсидия район коэффициентына, эшкә урнаштырылган кешеләр саны һәм иминият взнослары суммасына арттырылган хезмәткә түләүнең өч минималь күләменә тиң булачак. Эш бирүче беренче түләүне кешене эшкә урнаштырганнан соң — бер, икенчесен — өч, өченчесен алты айдан соң алачак», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100