ТР оешмаларына торакка мохтаҗ хезмәткәрләренең гаиләләре реестрын алып бару һәм исемлекне Дәүләт торак фондына юллау мөмкинлеге биреләчәк

Социаль ипотек программасы буенча исәпкә кую тәртибе гадиләштерә

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында "Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде.

Әлеге закон проекты, милек формаларына бәйсез рәвештә, ТР торак үсешенә түләүләр кертүче аерым оешмаларның социаль ипотека программасында катнашу мөмкинлеген тәэмин итү максатларында әзерләнгән.

Закон проекты нигезендә торакка мохтаҗлыкны билгеләү тәртибе дә гадиләштерә. Аны кабул итү республика оешмаларына, җирле үзидарә органнарынннан башка гына, социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ хезмәткәрләренең гаиләләрен исәпкә алырга һәм реестрын алып барырга, мондый гаиләләрнең исемлеген мөстәкыйль рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу кабинеттан кабинетка йөрү, белешмәләр җыю кебек мәшәкатьләрне күпкә киметәчәк.