news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте хезмәт хакларын индексацияләүне аңлатты

Эш бирүченең хезмәт хакын индексацияләү бурычы Хезмәт кодексында каралган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Эш бирүченең хезмәт хакын индексацияләү бурычы Хезмәт кодексында каралган, әмма тәртибе төгәл язылмаган. Бу турыда РИА Новости «Хезмәт законнары һәм цифрлаштыру: яңа мәсьәләләр һәм перспективалар» конференциясендә Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте законнарының үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Турков хәбәр итте.

Ул 134нче маддәгә җентекләбрәк тукталды. Индексация тәртибен урнаштыру эш бирүченең бурычы, дип ачыклык кертте Турков.

«Ә менә нинди тәртиптә индексацияләргә, бу инде, ялгышмасам, өч документ», — дип өстәде ул.

Турков сүзләренчә, аларга локаль норматив актлар, хезмәт килешүе һәм коллектив хезмәт килешүе керә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе Конституциядә хезмәт хакын мәҗбүри индексацияләүне беркетергә тәкъдим итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100