Ф.Мөхәммәтшин: “Безнең бурыч – күп санлы дәүләт программаларында катнашу”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Менделеевск районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда муниципалитет башлыгы Игорь Привалов районның 2013 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенче хисап тотты һәм 2014 елга бурычлар билгеләде. Утырышта шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов катнашты.

Татарстан парламенты җитәкчесе районда “Татэнергосбыт” ААҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү офисы ачылышы тантанасында катнашты. Хәзер офиста 13 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә.

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин 2012 елның октябрендә ачылган күп функцияле яңа үзәкне карады. Үзәк эшен район башлыгы контрольда тота, ул күрсәтелгән хезмәт буенча хисапны атна саен карый.

Совет утырышында Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турындагы мәгълүматтан башлады. ТР муниципаль берәмлекләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча рейтинг мәгълүматларына караганда, Менделеевск районы республиканың 43 районының иң яхшылар унлыгына кергән. Район икътисадын сәнәгать секторы билгели. Узган ел эре һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 4,6 млрд сум тәшкил иткән.

“Район икътисады үсешенең төп векторының берсе - Л.Я.Карпов исемендәге химия заводының сәнәгать мәйданчыклары базасында индустриаль парк булдыру, - диде Игорь Привалов. – Киләчәктә агросәнәгать паркы да булдыру планлаштырыла”. Район башлыгы, бу проектларны финанслау программасына кертү өчен, республика җитәкчелеге ярдәме кирәклеген билгеләп үтте.

Район җитәкчесе, муниципаль берәмлек өчен беренчел проект булган минераль ашлама җитештерүче “Аммоний” киң күләмле комплексы төзелеше турында сөйләде, бу проектка инвестиция 22,4 млрд. сум тәшкил иткән.

Игорь Привалов республика җитәкчелегенә, күп кенә проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда ярдәме өчен, рәхмәт белдерде. Ул 2014 елга бурычларны билгеләде: районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү, сәнәгать комплексын үстерү, ТКХны модернизацияләү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һ.б.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районы Советы утырышында 2013 елда Татарстан республикасының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Ул авыл хуҗалыгы үстерүгә басым ясады.

Ф.Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, президент программасы буенча яңа мәдәният йортлары төзелеше авылда традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау бурычын куя, ә ул тармак учреждениеләрен ремонтлау Мәдәният елында актуаль булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, районның бурычы – күп санлы республика максатчан программаларына эләгү, 2014 елда аларның 29 ы финансланачак. Шул ук вакытта хисап чорында Менделеевск районы 27 төрле тармак программасында катнашты.

Парламент спикеры “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ эшенә игътибарны юнәлтте, предприятие көндәшлелеккә сәләтле базарда позициясен югалтуга карамастан, район икътисадында элеккечә төп предприятие һәм республика өчен әһәмияткә ия булып кала. “Модернизацияләүнең яңа формаларын, инвестицион проектлар, идеяләр эзләргә кирәк, бәлки технопарк шартларында. Бүген-иртәгә юк булачак 5 миллион керемдә меңләгән кешене тотарга кирәкми”, - дип мөрәҗәгать итте Ф.Мөхәммәтшин район җитәкчелеге һәм предприятиенең генераль директорына.

Менделеевск район Советы депутаты, җирле крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Динар Әгълиев районда КФХ фианслау күләме киметелү мәсьәләсен куйды. Мондый хуҗалыкларны акча белән тәэмин итү мәсьәләсе республика дәүләт сәясәтендә өстенлекле булып тора, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, ә финанслау җитмәве уңаеннан шикләнүен һәм бу вәзгыятьне контрольга алырга вәгъдә итте.

ТР ДС Рәисе нәтиҗә ясап, Менделевск районы күрсәткечләре шактый югары һәм халыктан килгән шикаятьләр саны кимүен, шулай ук җинаятьләр саны да азрак булуын билгеләп үтте.

Парламент спикеры журналистларга биргән әңгәмәсендә, мәктәпләр, хастаханәләр, ФАПлар, юллар төзелеше кебек көндәлек бурычлардан тыш, “Аммоний” комплексы кебек зур стратегик мәсьәләләрне дә хәл итү зарур, дип белдерде. Татарстан парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, киң күләмле проектны үстерү районның икътисади потенциалын хәл итә һәм аны киләчәк үсеше өчен терәк булачак. Бу хакта ТР ДСның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.